Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Коедан чыгучы эшче өстенә машина менгән

Кисәтү билгеләре куймыйча ике эшче канализацион кое эшләре башкарып йөргән.

Шуларның берсе коедан чыкканда, аның өстенә "Ниссан Жук" машинасы менгән.
Билгеле булганча, руль артында хатын-кыз булган. Ул машина кую урыныннан кузгалган һәм бордюр, аннан соң кое өстенә менгән. Нәтиҗәдә, эшченең кабыргасы сынган һәм аңа ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтелгән.
Хәзерге вакытта килеп чыккан гадәттән тыш хәл буенча тикшерү эшләре уздырыла. Вакыйга Түбән Кама шәһәрендә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса