Көньяк Суданда һәлакәткә очраган самолет турында ЯҢА МӘГЪЛҮМАТЛАР
АН-12 самолеты очраган һәлакәттә 39 кеше үлгән, шуларның 6 сы экипаж әгъзалары.
Якынча мәгълүматларга караганда, алар арасында берсе - штурман - Россия кешесе, калган бишесе Армениянеке дип фаразлана. Әмма бу әлегә төгәл түгел. Самолет авыл өстенә килеп төшкән, җирлектә яшәүче 21 кеше үлгән. Шулай ук борттагы 18 кешенең 15 е үлгәнлеге дә мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа