Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Казанда яшәүче хатын-кыз яңа туган кызын үтергән

Хатын-кыз нарасыен сумкага салып, салкында калдырып киткән.

Казанда яңа туган баласын үтерүдә 23 яшьлек Рихсинисо Эргашева гаепләнә. Быелның 21 февралендә ул йөклелекнең 8 ае булганда кыз бала таба. Бала табарга аңа әнисе булыша. Шуннан хастаханәгә китә, баласын сумкага салып, сәламәтлек саклау оешмасының коймасына элеп калдыра. Бала салкыннан үлә.


Полиция баласын ташлап калдырган хатын-кызның эзенә июль аенда гына чыга алды. Рихсинисо Эргашева үз гаебен тулысынча таныган. Әйтүенчә, ул башта сабыен бала табу йортына тапшырмакчы булган. Ләкин куркуыннан коймага элеп калдырган.

 

Тикшерү органнары үтенече буенча суд аны сак астына алган иде. Җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Озакламый баласын үтерүдә гаепләнүче ана хөкем каршына басачак, дип яза Интертат.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса