Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Кансызлык корбаны

Шушы көннәрдә эшеннән азат ителгән 44 яшьләр тирәсендәге бер хатын кайгы-хәсрәтен аракы белән юарга була.

Аякта басып тора алмаслык хәлгә җитеп юл буйлап барганда, аның каршысына 53 яшьлек бомж килеп чыга һәм эчүне дәвам итәргә тәкъдим ясый.
Омск шәһәре үзәгендә урнашкан яртылай ташландык йортта эчеп утырганда аларга тагын бер йортсыз кушыла. Кәеф-сафа корып туйгач, ике ир хатынның авыр хәлдә булуыннан файдаланып, аны көчләргә керешә. Алар бер тәүлек буе бичараны мәсхәрәли, тәнендә тәмәке сүндерә һәм пычак белән тән җәрәхәтләре ясый.
Иртәнге якта күрше йортта торучы күрше хатыны ыңгырашу тавышы ишетеп, бирегә килә һәм хатынны өстерәп чыгара, полиция хезмәткәрләрен чакырта.
Гаепләнүчеләр тоткарлана. Аларга 10 елдан артык иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса