Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Камада балыкчылар әйләнгән. Биш кешенең икесен эзлиләр...

Кичә кич алтылар тулып килгәндә 112 службасына шалтыраталар.

Күрүчеләр Кама елгасында ярдан йөз метр ераклыкта көймә әйләнгәнен хәбәр итә. Коткаручылар барып җиткәндә 31 һәм 28 яшьлек ике ирне, 25 яшьлек бер хатын-кызны коткарган булалар. Ә тагын ике ирне таба алмыйлар. Әлеге компания эчеп утырганнан соң үзләре ясаган алюминий көймәдә Каманы йөзеп чыкмакчы була. Әмма көчле дулкын көймәне әйләндереп каплый. Суга батучы кешеләр ярдәм сорап кычкыра башлый. Күрүчеләр моторлы көймәсе булган бер кешегә мөрәҗәгать итә. Аның белән тагын бер ир өч батучыны коткара. 26 һәм 43 яшьлекләрен һаман эзлиләр. Көчле җил коткаручыларның эшен кыенлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса