Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Ир-атны тереләй яндыручылар җәзасын алды

Ир-атны башта агач такта белән кыйныйлар, аннан бәйлиләр һәм йортыннан кыйммәтле әйберләрен урлыйлар. Явыз адәмнәр йортка ут та төртәләр. Ир-ат анда тереләй янып үлә.

Бу хәл бер ел элек Лаеш районының Рождествено авылында була. 23 ноябрьдә кансыз ир-ат һәм аның балигъ булмаган ярдәмчесе шушы ук авылда яшәүче өлкән яшьтәге ялгыз ханымның йортына да бәреп керәләр. Хатын-кызның башына һәм тәненә көрәк сабы белән күп тапкырлар сугалар. Алган җәрәхәтләреннән пенсионерка үлә, ә теге ике адәм аның акчасын, кыйммәтле әйберләрен алып вакыйга булган урыннан кача. Алар хисабына тагын бер урлашу өстәлә. Суд бүген 25 яшьлек вәхшине 23 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Балигь булмаган үсмер 9 ел да 6 ай гомерен тәрбияви колониядә үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса