Хатын-кыз танышы ярдәмендә ирен үтерткән
30 августтан 31 енә каршы төндә коточкыч фаҗига теркәлә.
Казанның Авиатөзелеш районындагы бер бистәдә 38 яшьлек хатын белән 40 яшьләр тирәсендәге исерек ир-ат арасында ызгыш килеп чыга. Шуннан ярсыган хатын 27 яшьлек танышы янына барып, килеп чыккан вәзгыятьне сөйли һәм аңа ирен үтерергә тәкъдим итә.
Егет арматура алып ир-ат яшәгән йортка бара һәм аның башына берничә тапкыр суга. Алган җәрәхәтләрдән ул аңын югалта, гаепләнүчеләр аны урын-җир җәймәсенә төреп, бакчачылык ширкәтеннән ерак булмаган юл буендагы куаклыкка ташлап калдыра.
Гаепләнүчеләр тоткарлана. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа