Хастаханәдә 1,5 яшьлек бала үлгән
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан тикшерү үткәрелә.
Беренчел фаразлар буенча, 18 октябрьгә каршы төндә Югары Ослан районы үзәк хастаханәсендә бала озак вакыт йокыга китә алмагач, әнисе ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакырта. Баланы хастаханәгә китерәләр. Озак та узмый, бала вафат була. Хәлне ачыклауга корылган тикшерү чаралары уздырыла. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип яза Интертат.ру.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа