Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Үгез сөзеп үтергән

Фермерлык хуҗалыгы башлыгын җинаятьтә гаеплиләр.

Биектау районы фермерын эш алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләре бозылуның саксыз кеше үлеменә китерүе маддәсе буенча гаеплиләр. Узган ел Торнаяз авылында яшәүче өлкән яшьтәге хатын тәрәзәсеннән сыер көтүе һәм үгезнең ишегалдында өелгән печәнен ашауларын күрә. Ул көтүне кумакчы була. Әмма котырган үгез хатын-кызга ташланып аны сөзә, таптый башлый. Ярый әле күршесе сәнәк белән чыгып үгезне куып җибәрә ала. Зыян күргән хатынга биш операция ясыйлар. Ике атнадан соң ул үлә. Тикшерү бәхетсезлек очрагы фермер гаебе белән чыккан дип исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса