Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Гаиләдә акча җитмәү сәбәпле, ир балаларын үтергән [+ВИДЕО]

Ике бала атасы хатыны күз алдында башта 9 айлык кызы Ксениягә кул сала, аннан соң 4 яшьлек улы Ильяны үтерә һәм хатынына ташлана.

Үз-үзенә кул салырга теләп, Подольск кешесе тәрәзәдән сикерергә омтылып карый, әмма аны тыеп калалар. Әлеге вакыйга турында туганнарының баласы хәбәр итә, ул бу төнне аларда куна калган була.

Хәзерге вакытта тикшерү эше бара, җинаять эше кузгатылган. Ир-ат бу гамәлен гаиләдә акча җитмәү белән аңлата, шул рәвешле ул финанс авырлыкларын үткәреп җибәрергә булган. Җинаятьне бер атна алдан планлаштырган. Үз-үзенә кул салып, кыенлыклардан котылырга теләвен дә белдергән. Әни кеше исә бик күп җәрәхәтләр белән реанимациядә ята. Аның хәле бик авыр дип бәяләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса