Габдрахманда яңа сарай янды
Бу көннәрдә районның Габдрахман авылында кичке 17 сәгатьтә яңа гына төзелеп килгән сарай дөрләп яна башлаган.
Бәхеткә, бу хәлне кешеләр күреп, янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Аларның санаулы минутларда янгынны сүндерүләре нәтиҗәсендә күрше йортларга зыян килми.
Хәзерге вакытта бу вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа