Египет-Питер самолетында үлгәннәрне мыскыл иткән блогерның үле гәүдәсе табылган
Украина блогеры Максим Волох Киевтагы фатирында үле килеш табылган.
Билгесез кешеләр аның тәненә пычак белән бик күп яралар ясаган, ир-ат урында ук үлгән.
РФ Дәүләт Думасы каршындагы яшьләр парламентының элеккеге әгъзасы Илья Зотов А321 самолеты һәлакәтендә үлгәннәр исемлеге барлыкка килгәч, социаль челтәрләрдә бик күп мыскыллау комментарийлары куелганлыгын әйтә. Шуның белән бәйле ул социаль челтәрләрдә катастрофа корбаннары булганнарга карата мыскыллау сүзләре язучыларны 3-5 мең сум күләмендә штрафка тартуны тәкъдим иткән.
Озакламый закон проекты РФ Дәүләт Думасында тикшерелүгә кертеләчәк.
Фотода: Киев кешеләре Украинада Россия илчелеге бинасы каршында чәчәкләр сала
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа