Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Егетеннән куркып бишенче каттан сикергән

Узып баручылар бер йорт янында җирдә ятучы 18 яшьлек кызга тап булалар.

Түбәнкамалылар чакырткан медицина хезмәткәрләре күкрәк читлеге, аяклары сынган һәм башка органнары имгәнгән кызны шифаханәгә озата. Баксаң, ул тәрәзәдән сикергән икән. Аны фатирда бергә торган егете дуслары белән бикләгән. Ул кызны көчләмәкче булган. Кыз берничә ай ир-ат белән очрашкан. Егете аны еш кына кыйный торган булган. Аптырагач, кыз 7 гыйнварда Казанга киткән. Кайткач, егетнең "кайнар кулына" эләккән. Анысы исерек килеш кызны дуслары белән кыйнаган һәм йокы бүлмәсенә бикләп куеп, башка ир-атларны да алып керәчәген әйткән. Курыккан кыз 5 нче каттан сикергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса