Чит илдә әби-бабай белән ял итүче кыз фаҗигагә тарыган
Россиядән әбисе-бабасы белән Төркиягә ял итәргә киткән җиде яшьлек кызны коткарып кала алмаганнар.
Фаразларга караганда, ул Антальяда дүртенче каттан - кунакханә балконыннан егылып төшкән. Авыр хәлдәге кызчыкны Манагват шәһәре хастаханәсенә алып киткәннәр. Тик табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа