Өч дус асылынган
Егетләрнең беренчесе - 22 яшьлеге үзенә 5 ноябрьдә кул сала.
Ятим егет "Яшәүдән арыдым" дип кәгазь дә калдырган булган. Аны күмгән көнне - 8 ноябрьдә икенче егетне дә мунчада асылынган килеш табып алалар. 19 яшьлек Владислав Демченко дустын җирләп кайткач мунчага юынырга киткән була. Ярты сәгатьтән мунчага күз салган үги атасы егетне асылынган килеш күреп ала. Тагын өч көннән Лениногорскида янәдән җан өшеткеч хәл була. Демченконы искә алганнан соң үз өендә 23 яшьлек Максим Федоров асылына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа