Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Бәхетсезлек очрагымы, үз гомерен үзе чикләгәнме?

Өлкән яшьтәге бер ир поезд астына эләгә.

Юлны кыскарту өчен ир турыга чыгарга карар итә, юкса тимер юлны аркылы чыгу рөхсәт ителгән урынга кадәр 100 метр ара калган була. Алдан фаразларга караганда, өлкән яшьтәге ир онкология клиникасыннан якындагы тукталышка бара торган була. Поездга бәрелүдән әлеге кеше берничә дистә метрга оча һәм автомобиль юлына килеп төшә. Түбәнкамалы вакыйга булган урында җан бирә. Ул ни сәбәпле поездны күрмәгән, әллә күреп үз гомерен чикләргә теләгәнме? Монысын тикшерү ачыклаячак. Бу хәл Казанда Компрессор заводы станциясе тирәсендә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса