Бүген янгында ике кешенең гомере өзелгән
Бүген төнлә яшәү өчен яраклашмаган ике катлы йортта янгын чыга.
Яшел Үзән районының Васильева бистәсендәге әлеге бинага килгән янгын сүндерүчеләр икенче катның нык януын, ялкыннан беренче катка күчүен күрә. Янган йорт калдыкларын актарганда ике кешенең гәүдәсе килеп чыга. Хәзер аларның кем булуы ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа