Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Берьюлы биш бомж һәлак булган

Төнлә шәһәрнең полиция бүлегенә теплотрасса коллекторында ике ир-ат һәм өч хатын-кыз мәете табылу хакында хәбәр килә...

Новосибирск шәһәрендә билгеле тору урыннары булмаган биш кеше мәетенә тап булалар. Моннан тыш хастаханәгә авыр агулану белән тагын бер адәмне китерәләр.
Мәет табылган урында полиция хезмәткәрләре шулай ук билгеле яшәү урыны булмаган хатын-кызны тоткарлый. Аның сүзләренчә, 2 гыйнварда бомжлар чүплектә көрән төстәге сыеклык салынган 3 л лы пластик савыт табалар. Озак уйламый аны эчәләр дә. Күрсәтмә биргән хатын сыеклыкны кулланмый, шуның белән исән дә кала.
Хәзерге вакытта савыт экспертизага юлланган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса