Берничә көн элмәктә асылынып торган
Йортта яшәүчеләр подъездда ис килүгә түзә алмыйча бер ир яшәгән фатирга ашыгыч ярдәм һәм коткаручыларны чакырталар.
Бу хәл Яр Чаллының 50/12 нче йортында була. Ишекне ватып ачып керсәләр, 42 яшьлек хуҗаның элмәктә асылынып торган гәүдәсенә тап булалар. Ул инде берничә көн элек үз-үзенә кул салган була.
Ир соңгы адымга барыр алдыннан бернинди язу да калдырмый, шунлыктан үлемгә китергән сәбәп билгесез. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа