Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Берне эзләп, икенче кешене тапканнар

Күршедәге Лениногорск районының Шөгер авылында җомга көнне эштән кайтучы ике кеше югала.

Аларның эзләре Шушма елгасы аша салынган күпердә туктап кала. Коткаручылар ирләрнең караңгыда күпердән аска төшеп китү ихтималын әйтәләр. Биредә суның тирәнлеге ике, киңлеге биш метр. Чыннан да, эзләү барышында агым буенча ерак та түгел берсенең сумкасы табыла. Соңрак коткаручылар судан ике гәүдәне тартып чыгара. Берсенең 45 яшьлек Ирик Васильев мщете булуы ачыклана. Ә икенчесе моннан ике атна элек югалган Зәкәрий Шәрәпов булып чыга. Тик аны эзләп полициягә гариза язучы булмаган. Җомга кичендә югалган 57 яшьлек Йосып Гыйләҗевның гәүдәсен эзләү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса