Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Бер кешене поезддан ыргытканнар

Аны Казанда тимер юл янында үләр дәрәҗәгә җиткән хәлдә ятканда юл эшчесе тапкан һәм исерек дип уйлап полиция чакырткан.

Тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, ирне шифаханәгә озатканнар. Ул бу урында бер тәүлектән артык яткан булырга мөмкин.

Баксаң, ир Сургутка акча эшләргә йөри торган булган. Үзе белән бераз акча да алган булган. Бермәл акчасы югалгач, ир купе буенча күршеләрен урлашуда гаепләгән. Ә тегеләре «гаепләүчедән» тиз котылганнар. Шулай итеп ирне хәрәкәт итүче поезддан ыргытып калдырганнар.

Табиблар ирнең хәлен авыр дип бәяли. Ул комада. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса