Баласының күз алында иренә пычак белән кадаган
Бу хәл кичә кичке якта була.
Чаллыда ЗЯБ бистәсендә бер гаилә табын артында спиртлы эчемлекләр дә куллана. Бәхәс чыгып, ачуы чыккан исерек хатын иренә пычак белән ташлана. Моны ике яшьлек балалары да карап тора. 26 яшьлек кияүгә ашыгыч медицина ярдәмен хатынының әнисе чакырта. Ирнең күкрәк читлеге яралана, аны турыдан-туры операциягә җибәрәләр. Вакыйга булган урынга полиция экипажы да килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа