Авыру ир үз йортында янып үлгән
Бүген төнлә шәхси торак йорт яна.
Урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут 50 квадрат метр мәйданны камап алган була. Янгынны сүндерү барышында 45 яшьлек йорт хуҗасының гәүдәсе табыла. Күршеләре әйтүенә караганда, соңгы вакытта ул ялгыз яшәгән, өстәвенә эпилепсия белән авырган.
Инспекторлар янгынга китергән өч сәбәпне алга сөрә: ут белән саксыз эш итү, электрүткәргечтә кыска ялганыш килеп чыгу, газ плитәсендә ризыкны утта калдыру.
Тикшерү бара. Бу хәл Чистайда булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа