Авариядә 2 яшьлек сабый исән калган
Ата-аналары машина тәрәзәсеннән очып чыгып, җан бирә.
Коточкыч юл һәлакәте Әгерже районында була. 38 яшьлек хатын-кыз «Лада Гранта» белән зур тизлектә юл чатына төшә. Янында утырган ире һәм шофер куркынычсызлык каешы белән эләктерелмәгән булган. Шуңа да алар җан бирә. Ә салон артындагы 2 яшьлек кызлары исән кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа