Аркасына пычак кадалган ханым ашыгыч ярдәм чакырткан
«Ярдәм итегез, үләм!» - кичә төнге унбердә ашыгыч ярдәм станциясенә шулай дип телефоннан шалтыраталар.
Яр Чаллының медиклар бригадасы килеп җиткәндә ишекне аркасына пычак җәрәхәте ясалган 40 яшьлек ханым ача. Аның сөйләвенә караганда, кичке ашка дус кызы килгән була. Бергәләп эчеп утыралар. Араларында низаг чыккач, дусты кухнядан пычак ала да моның аркасына кадый. Зыян күргән ханымны шифаханәгә алып китәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа