621 әлмәтле куркыныч вирустан үлгән
Аларның күбесе ир-атлар.
Әлмәт районында соңгы 16 елда 2178 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. Аларның 621 е төрле сәбәпләр аркасында якты дөнья белән хушлашкан. Атна саен 2-3 кеше әлеге куркыныч вирусны йоктыра икән. 2000 елда беренче ВИЧ-инфекцияле әлмәтлене ачыклыйлар. Бүгенге көндә диспансерда 1166 кеше исәптә тора. Статистика буенча гадәттә ирләр әлеге авыруны ешрак йоктыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа