4 яшьлек сабый туган көнендә үлгән
Бала авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.
Ике-өч сәгатьтән реанимациядә үлгән. Бәхетсезлек очрагы Казанда була. 13 ноябрьдә 17 сәгать 20 минутта тугызынчы кат тәрәзәсеннән 4 яшьлек малай егылып төшкәнен күрәләр. Бу вакытта баланың әнисе улының туган көнен билгеләп утыра торган була. Бала 21 сәгать 30 минутта үлә. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа