Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

4 кеше машинада газга тончыгып үлгән

Фаҗига бүген иртән булган.

Түбән Кама районының Поповка авылы тирәсендә 4 кеше "УАЗ Патриот" машинасы салонында тончыга. Үлүчеләрнең исемнәрен полиция әлегә атамый. Аларның берсенә 28 яшь, Кама Аланы кешесе. Калган өчесе Түбән Каманыкы, 29 яшьлек ир-ат һәм 16, 17 яшьлек студент кызлар.

Ачыкланганча, компания балык тотарга бара. Әмма машина пычракка бата, үзләре генә этеп чыгара алмагач, яшьләр машинада кунарга була. Өшемәс өчен алар машинаны кабызган килеш калдыра, тик глушительнең су эчендә торганлыгын оныта.

Хәзер тиешле суд экспертизалары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса