Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

38 яшьлек ир-атны яндырганнар

Сергей узган шимбә көнне автомобиле белән юкка чыккан булган.

Һәвәскәр балыкчылар федерациясе активистын туганнары, дуслары эзли башлый. Сергей соңгы тапкыр элемтәгә 10 октябрьдә Лаеш районыннан чыккан була. Кичә иртән аны 25 машинага утырып 40 балыкчы, шәхси вертолет, полиция, коткаручылар эзли башлый. Кичкә таба янган "Шевроле-Нива" машинасын һәм Сергейның гәүдәсен "Ковали" газ бүлү станциясеннән ерак булмаган урында табалар. Аның 10 октябрьдә кичен "Жигули"дагы ике исерек ир-ат белән юл конфликтына керүе мәгълүм. Исерекләр Сергейның артыннан куа башлыйлар. Ул 112 номерына бу хакта хәбәр иткән була. Әлеге җинаятьтә гаепле дип табылучылар тоткарланган. Алар Сокуры авылында яшәүче абыйлы-энеле булып чыга. Егетләр, чынлап та, машина артыннан куган. Басуга чыкканда "Шевроле" әйләнеп капланырлык итеп юлны кистерәләр. Егетләр Сергейны көрәк белән кыйныйлар да өйләренә кайтып машиналарын алыштырып киләләр, "Шевроле"ны тәгәрмәченә бастырып, Сергейны руль артына утыртып, машинаны юлдан читкәрәк тарттыралар һәм яндыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса