Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

31 яшьлек хатын-кыз вентиляция камерасына кысылып үлгән

Әлеге бәхетсезлек очрагы криминаль булып чыкмаган.

4 июль төнендә булган гадәттән тыш вакыйганы алдан тикшерүчеләр шундый нәтиҗә ясаган. Әбсәламов урамындагы ун катлы йортта яшәүчеләр подъездда тавыш ишетеп экстрен службаны чакырталар. Коткаручылар һәм полиция килгәндә 9 нчы кат тирәсендә эләгеп калган кыз инде үлгән була. Фаразлар буенча ул 10 нчы каттагы чарлакка менгән. Аннан нишләптер вентиляция шахтасына үрмәләгән. Аягы таеп китеп вентканал буенча аска төшеп киткән һәм кысылып калган. Шахта тар булган - 35х46 см гына. Кызның туганнары аның көчле психотроп препаратлар куллануын әйткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса