22 яшьлек егет коточкыч үтерүдә гаепләнә
4 сентябрь көнне төнге 22 сәгатьтә вәхши җинаять кылынган.
Билгеле булганча, 20 яшьлек кыз алга таба егете белән очрашырга баш тарткан, ә ул ярсуыннан кулына эләккән беренче таш белән аны кыйнаган. Аңына килгәч егет җинаять урыныннан качкан.
Алынган җәрәхәтләрдән кыз үлгән. Тикшерүчеләр "Үтерү" матдәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа