Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

21 яшьлек егет планшет өчен туганнарын үтергән

Хәзер ул суд көтә. Ул үзенең өч гаилә әгъзасын вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә.

Яр Чаллыда яшәүче Шәүкәт Миндияров 22 июльдә туганнарының икенче катта урнашкан фатиры балконы тәрәзәсенең ачык булуын күрә һәм барысы да йоклыйдыр дип фатир басарга уйлый. Егет подьезд кыекчасы аша балконга менә. Әмма бу вакытта көтмәгәндә аның 50 яшьлек абыйсы йокысыннан уяна. Миндияров кухня пычагы ала да, аның муенына кадый. Тавышка хуҗабикә дә чыга. Аңа да берничә тапкыр пычак белән кадыйлар. Моннан соң гаепләнүче хуҗабикәнең 40 яшьлек улын да суя. Бөтенесен үтереп бетергәч, ул планшет, уен приставкасы һәм 5 мең сум акча ала, барлык газ конфоркаларын ача, шәм кабызып идән уртасына куеп чыгып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса