15 машина җир астына убылган [+ФОТО, ВИДЕО]
Җир убылып, 15 машина чокырга тәгәрәгән. Ресторан янында…
Моны күреп торган шаһитлар иң элек җир тетри дип уйлаган: башта көчле тавыш ишетелгән, аннары ут сүнгән һәм ресторан янында җәелгән мәйдан убылган. Вакыйга Америкада, Меридиан шәһәрендә булган. Берьюлы 15 машина җир астына убылган. Чокырның тирәнлеге 4,5 метр, киңлеге якынча 10 метр, озынлыгы 120 метр дип бәяләнә. Вакыйгада зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа