13 яшьлек үсмер "кызык өчен" пенсионерны суйган
Җинаять урынына барган тикшерүчеләр үз тәҗрибәсендә мондый вәхшилекне беренче тапкыр очратуларын әйткәннәр.
Яшүсмер бик нык исерек булган. Шул халәттә ул пычак белән пенсионер карчыкка ташлана һәм аның эчке әгъзаларын актарып ташлый. Кулга алынгач биргән күрсәтмәләрендә ул үз вәхшилеген кеше төзелешен беләсе килүе белән аңлата. Бу фаҗига Владимир өлкәсендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа