Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт-Чистай юлында нефтьчеләрнең гомере өзелгән

Әлмәт-Чистай юлының 8 нче километрында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелә, ә калган икесе ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырыла.

Билгеле булганча, Chery Tiggo машинасы белән идарә иткән "Михайловка" станциясенең нефть чыгару хезмәткәрләре эшкә юл тотканда, каршы полосага зур тизлек белән Mitsubishi килеп чыга. Бәрелешү нәтиҗәсендә, Кытай машинасында утырган пассажир һәм шоферның гомере өзелә.
Япон машинасындагы шофер белән пассажир авыр хәлдә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырыла. Моннан тыш, һәлакәт сәбәпчесенең соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 61 тапкыр штраф түләве билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса