Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Зәйгә нефть продуктлары эләккән

Табигатьне саклау буенча районара прокуратура табигатькә күзәтчелек буенча төбәк идарәсе белгечләре белән бергә нефть скважинасын бораулаганда экология законнарының үтәлешен тикшерде.

Аның барышында ачыкланганча, бер подряд оешмасы нефть продуктларын рөхсәтсез-нисез су җыю коллекторына агызган. Пычрак су шәһәрнең чистарту корылмаларына эләккән. Әлеге гамәлдән корылмаларга 810 338 сумлык зыян килгән. Өстәвенә, чистарту корылмаларыннан чыккан су Зәй елгасына аккан.

Прокуратура таләбе белән подряд оешмасына һәм аның җитәкчесенә 44 мең сум штраф салынды.Шәһәр канализациясенә нефть продуктлары эләгү турында вакытында хәбәр итмәгән өчен су коллекторының хуҗасы да административ җаваплылыкка тартылды. Ул 10 мең сум штраф тулиячәк. Хәзерге вакытта табигатькә килгән матди зыянны ачыклыйлар. Соңыннан аны гаеплеләрдән кайтартачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса