Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Безнең рейд: Әлмәт чиста шәһәр исемен аклыймы?

Бер көнне шәһәребез ишегалларын һәм гади кеше җәяүләп басмый торган урамнарны таптадым. Максатым - халыкның көнкүреш калдыкларын туплаучы евроконтейнерлар һәм шәһәр читендә урнаштырылган бункер мәйданчыкларының чисталыгына инану.

Журналист халкы тырнак астыннан кер эзли димәгез, җәмәгать. Эшебез шул безнең. Аннары, сүз бер нәрсә, үз күзең белән күреп инану - икенче. Бер сүз белән әйткәндә, татар тотып карамый ышанмый. Уйлаган - эшләгән.

Шәһәребездә мин караячак объектлар - "Экосервис" ААҖ карамагында. Дөресрәге, бункер- ларның һәм контейнерларның чисталыгын шуның эчендә булдырылган "Чиста шәһәр" ("Чистый город") тәэмин итә. Аларның эшчәнлегенә бәя бирү сезнең белән минем эш булса, адресларын белеп, эштәге яңалыкларын җиткереп, барын да түкми-чәчми сөйләп бирү биредәге диспетчерлар хезмәте бүлеге начальнигы Гүзәл Вәлиева җилкәсенә төште. Аның белән без бер сәгать дигәндә мактарлыкларын да, авырттырган чуан төслеләрен дә карап чыга алдык.

Беренче тукталыш

Гафиятуллин урамы, 18 нче йорт ишегалдында евроконтейнерлар да, пластик һәм алюминий савытларны аерым җыю өчен махсус тартма да урнаштырылган. Соңгылары шәһәребездә берничә, һәм алар күптән инде халык арасында яклау тапты. Ә менә евротартмачыкларга ияләшә алмый әлмәтлеләр, ай-һай, ияләшә алмый! Югыйсә, бик гади дә, җайлы да бит инде үзләре: пакетка салынган көнкүреш калдыкларыңны алып чыктың, тартманың аскы өлешендә урнаштырылган педаленә бастың, ул ачыла - син чүптән котыласың. Кул белән кагыласы түгел, ярымавтомат рәвештә үзе ачыла да, ябыла да. Тик менә никтер безнең халык башлаган эшен азагына җиткереп бетерә алмый! Еш кына чүп салынган капчыклар ярты юлда кала. Биредә дә шундый хәл. Иренмәдем, мәйданчыкта урнаштырылган биш контейнерның бишесен дә ачып карадым. Берсе дә тулып ташмаган, яртылаш тулы яки бөтенләй бушлары да бар.

- Биредә күпфатирлы йортлар күбрәк инде, контейнерлар җитеп бетми шул, - дип халыкны якларга кереште Гүзәл ханым. - Мәйданчыкны киңәйтеп, тагын берничәне куясы бар.

Нефтьчеләр башкаласында халыктан көн- күреш калдыкларын вакытында һәм тоткарлыксыз җыю максатыннан евроконтейнерлар бер ел элек урнаштырыла башлады. Башта тәҗрибә буларак башланган проект халыкта яклау табып, гадәти чүп җыю алымыннан китәргә карар кылынды. Шулай итеп, бүген евроконтейнерлар тулаем 3 нче һәм өлешчә 2 нче микрорайоннарда (Төзүчеләр проспекты, Ленин һәм Гафиятуллин урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалларында) урнаштырылды. Әйтергә кирәк, шәһәрне тулаем евроконтейнерлы итү өчен тагын 118 мәйданчык булдырасы бар.

"Кеше артыннан җыймыйбыз"

32 ноктага куелган 105 контейнерга көненә бер тапкыр ике автомашина - бер КамАЗ һәм бер ЗИЛ хезмәт күрсәтә. Беренчесе берьюлы 35 контейнердагыны сыйдыра алганлыктан полигонга көненә ике, икенчесе өч рейс ясый. Анысына 20 савыт көнкүреш калдыгы сыя. Машина йөртүчеләр белән бергә савытларны бушатышып, мәйданчыкларда чисталык булдыру максатыннан булышучылар да йөри.

- Ансыз булмый. Әле контейнерларны бушату бер нәрсә, мәйданчыкта эре габаритлы чүп (гадәттә, ул ремонт ясаган вакытта хасил була), шулай ук иске җиһаз калдырып китү очраклары еш күзәтелә. Кабатлап әйтәм, анысын кеше артыннан безнең белгечләр җыеп йөрергә тиеш түгел! - диде диспетчерлар хезмәте бүлеге начальнигы.

Сүзебезнең шундый юнәлеш алуы Төзүчеләр проспекты, 16 нчы йорт ишегалдында урнаштырылган мәйданчыкта хасил булган чүп өемнәренә игътибар итүебезгә бәйле иде.

- Көнкүреш калдыкларына көндәлек тормышта хасил булган азык-төлек, буш савытлар һәм тартмачыклар, кәгазь һәм башка вак-төяк керә. Ә менә эре габаритлы калдыкларны утильләштерү һәр кешенең үз эше. Әгәр дә инде кем дә булса ишегалдына чыгарып куя икән, бу бурыч идарәче компанияләр җилкәсенә төшә. Игътибар белән карасагыз, коммуналь түләүләр өчен килгән кәгазьдә "йорт яны территориясенә хезмәт күрсәтү" дигән графа бар. Эре габаритлы чүп-чардан котылу шуңа карый да инде, - дип тә өстәде Гүзәл ханым.

Мәсьәләне бункерлар хәл итә

Шәһәр ишегалларын еракта калдырып, Әлмәткә керү-чыгу чигендә урнаштырылган бункерларга юл тотабыз. Андагы "мәхшәрне" ишетеп кенә белүем түгел. Тиз арада тулып ташуына игътибар итеп узган чакларым күп булды.

- Хәзер андый күренеш юк инде, чарасын уйлап таптык, - диде юлдашым, серле елмаеп.

Сер дигәнем күптән түгел генә үзләштерелгән яңа төр техника булып чыкты. Алар бары тик бункерлар белән генә эшли. Ике берәмлек шундый техника алты автомашинаны алыштыра. Аның берсе (металловоз дип аталучысы) берьюлы 9 (!) бункерны бушатып китә ала. Йөк автомобиленә җайлаштырылган кранны хәтерләткән "куллар" ярдәмендә шофер бункер эченнән бик җайлы гына калдыкларны арбасына бушата да, башка ноктага юнәлә. Шул ук җайланма эре габаритлы чүпләрне алырга да ярдәм итә.

Без туктаган "Д" зонасы белән Агропоселок арасында урнашкан бункер мәйданчыгында КамАЗ автомашинасына җайлаган җиһазны "эшкә җигеп" (беренчесеннән аермалы буларак, бу машина бункерны "йоту" юлы белән бушата) "Экосервис" хезмәткәре Марсель Әгълиев каршы алды. Биредә ул 10 ел эшли. Элек көнкүреш калдыкларын бункеры белән алып китеп бушата торган булса, бүгенге автомобиленә берьюлы 5 савыт чүп сыя. Әлбәттә, бу ягулыкка дигән чыгымнарны да киметә, чисталык саклануга да үтемле чара булып тора. Тик һаман да шул бер балык башы дигәндәй, кешеләрнең ваемсызлыгы борчый аны.

- Киләләр дә теләсә ничек калдырып китәләр чүпләрен. Бункер куелган икән, сал шунда. Юк шул, һаман да тәртипкә өйрәтеп булмый үзләрен, - дип зарланып алды Марсель Әгълиев. - Моның шулай булуына бер карасаң искитәрлек түгел дә инде - чисталыкны бездә хатын-кызлар кайгырта. Чүпләрен капчыкка төяп машинасына куя инде ул анысы, тик менә бункерга күтәреп салырга нәфис затларның көче җитә торган түгел ич.

Теманы Гүзәл ханым белән дәвам итәбез.

- Биредә бигрәк тә аптыраш инде. Югыйсә, бункерларның куелышы үткән-сүткәннәргә чүпләрен юл кырыена ташлап калдырмас өчен иде дә бит. Безнең ил халкы бик тиз үз файдасын тапты, машиналы кешегә җайлы ич, китер дә сал. Талон эзләп, акча түгәсе юк, савытларны бушатып, җыештырып торалар, - ди ул.

Чыннан да, үсеп килүче "Д" зонасы микрорайонында төзелеш калдыклары еш түгелә. Дөрес, хәзер анда да боҗралы алым белән көнкүреш калдыклары җыюны җайга салганнар. Өстәвенә, бакчачылар да тырыша икән. Бункер мәйданчыкларының бөтенесе дә диярлек бакча ширкәтләре яки шәхси сектор янында куелган бит. Үз йортлары белән торучыларга бик яхшы мөмкинлек инде ул.

- Анысына килгәндә дә дәшми кала торган түгел. Шәхси секторда көнкүреш калдыклары түгү өчен пропискада торган кеше саныннан түләнә. Ул бүген 22 сум. Бу бәя бер кешегә елына тулыр-тулмас ике контейнер чамасы калдык туры килүдән чыгып куелган. Ә чынлыкта исә шәхси йортларда яшәүчеләрдән чүп күбрәк тә чыга, - дип сөйли Гүзәл Вәлиева.

Монда да үз нечкәлекләре бар икән. Мисал өчен, бакчадагы чүп үлән, яфраклар, бәрәңге-помидор сабаклары ише чүпне һәммәбез дә үзебез утильләштерергә тиеш, аларны бункер-контейнерларга ташлау тыела. Шулай, җәмәгать, бер карашка безнең хокукларыбыз күп булса да, бурычларыбыз да җитәрлек. Ярый-ярамыйны белү шәһәребезне чиста тотарга ярдәм итми калмас.

Рәдифә НОГМАНОВА
Автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса