Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әйләнә-тирәбез сафланды

21 апрельдә шәһәребездә экологик икеайлык кысаларында шимбә өмәсе булып узды. Анда барлык оешма-предприятие, ТОСМС, ЖЭУ коллективлары, студентлар, укучылар катнашты.

Шәһәребез тирән сулыш алды - тирә-якта чисталык урнашты, чирәмнәр яшелләнде, кыш дәвамында ишегалларында җыелган чүп-чар түгелде, агачлар утыртылды, парклар, чишмә буйлары, юл читләре тәртипкә китерелде. Әлмәтлеләр һәрвакыттагыча шимбә өмәсендә активлык күрсәтте, әлеге чарада һәркем үз өлешен кертергә ашыкты. Күркәм традиция буенча муниципаль район һәм башкарма комитет җитәкчелеге дә урамнарыбызны чистартуга бердәм булып чыкты. Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гыйрфанов, аның урынбасарлары, аппарат хезмәткәрләре Советская урамындагы божрадан алып Тельман урамына кадәр Р.Фәхреддин урамындагы яшел зонаны чистартты.

- Шәһәр күзгә күренеп чистара. Без кар эреп бетү белән җирлегебездә тәртип урнаштыра башладык. 1 Майга тирә-як ялт итеп торырга тиеш - бу безнең бурыч. Моннан тыш шәһәрне һәм районны яшелләндерүгә зур игътибар бирелә, предприятие хезмәткәрләре һәм уку йортлары студентлары бу юнәлештә бик яхшы эшлиләр, - диде журналистларга биргән әңгәмәсендә М.Салихов.

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре шимбә өмәсендә Советская-Радищев урамнары киселешендә, СУ-2 районындагы агачлыкта, драмтеатр бинасы артындагы мәйданда һәм башка беркетелгән территорияләрдә чисталык урнаштырды.

Милли диаспоралар да өмәдән читтә калмады. Алар шәһәр Мәйданы һәм аның янындагы урман массивы территориясендә, Урсалы микрорайонындагы Сабантуй биләмәсендә, Геофизическая урамындагы "Эссен" сәүдә үзәге янындагы гараж кооперативында, Пушкин урамында эшләде. Шулай ук һәр авыл җирлегендә дә бу көнне өмәләр узды.

Әйләнә-тирәбез матур, чиста, пөхтә булса, үзебезгә күңелле. Шуңа да җирлегебезне, табигатьне пычратмасак иде, балаларны да кечкенәдән үк тәртип сакларга өндәп үстерсәк иде.

Р.Гәрәев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250