Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Язгы ташуга актив әзерлек башланды

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин боз аша чыгу урыннарында тәүлек әйләнәсендә кизү тору оештыру, елгаларда боз шартлату эшләренә әзерлек башлау зарурилыгы турында искәртә

- Февраль башы - республикада су басу куркынычы булган чорга әзерлек вакыты, - дип кисәтә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко да. - Хәзерге көндә "Ташкын" оператив планы әзерләнде, ул Министрлар Кабинетының "2015 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасында территорияләрне һәм халыкны саклау чаралары турында" гы карары белән расланырга тиеш.

Язгы ташуга әзерлекнең бер өлеше былтыр ук оештырылган: республика буаларында 107 плотина, Казанның Кремль яр буе төзекләндерелгән, Васильево бистәсендә су басуга каршы инженер-техник чаралар күрелә башланган, Чистай районында яр ныгыту эшләре башкарылган. Гомумән, 2015 елгы язгы ташуга әзерлек чорында республикада гидротехник корылмаларга 226, 5 млн. сумлык төзекләндерү башкарылган, елга үзәннәрен чистарту һәм тирәнәйтүгә 23,6 млн. сум, ярларны ныгытуга 289, 9 млн. сум, су уткәргеч торбаларны чистартуга 321, 5 млн. сум бүлеп бирелгән.

Николай Суржко белдергәнчә, кыш башындагы аз карлылык, соңрак җирнең туңуына китергән салкын һава торышы, яуган карның күләме күп булу нәтиҗәсендә су басу куркынычы да зур.

Татарстанның барлык районнарында язгы ташуга әзерлек буенча тикшерү уздырылачак. Ул март башына билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса