Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

“Яшьлек” микрорайонындагы скверда интернет бушка булачак

Тиздән әлмәтлеләр паркта бушлай интернет белән куллана алачак.

Әлмәттә парклар һәм скверлар елы уңаеннан төзелүче яңа объектларның берсе - "Яшьлек" микрорайонында урнашкан. Аның мәйданы 4,5 гектар тәшкил итә. Биредә балалар өчен дүрт уен комплексы, велосипед юллары, спорт инвентарен прокатка бирү пункты, җәйге кафе, туплы һәм кәшәкәле уеннар өчен спорт зонасы булачак. Бүген боларның кайсы кая урнашканын күрергә дә була инде. Бер төркем төзүчеләр брусчатка салган арада, икенчеләре яктырткычлар урнаштыру белән мәшьгул. Кайберләре язын утыртылган агачларга һәм яңа гына "борын төрткән" чирәмгә су сибеп торырга да онытмый. Биредә миләш, карама, алмагач, өрәңге үсәчәк, клумбаларны зелпе, гортензия, спирея, артыш куаклары бизиячәк.

Ял итүчеләргә эскәмияләр куелачак, кич утырырга мөмкинлек бирүче яктырткычлар урнаштырылачак. Өстәвенә спорт белән шөгыльләнергә җайлаштырылган тренажерлар да куелачак ди төзүчеләр. Скверда wi-fi зонасы да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса