Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Урманнарга керү чикләнә

Янгын чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, 16 майдан урманнарга һәм урманчылык территорияләренә, шул исәптән Әлмәттә дә транспорт чараларында керү чикләнде.

Чикләү 21 көн дәвам итәчәк. Бу чорда урманнарда тәүлекара кизү тору оештырыла һәм патруль көчәйтелә.

Шарлавыклы буаларда - һәр атнада тамаша

Быел шарлавыклы буаның беренче чираты янында Мәдәният елы уңаеннан төрле күңел ачу чаралары оештырыла башлады. Узган ялларда шәһәр кешеләрен һәм кунакларны Әлмәт политехник техникумының иҗат коллективлары үз чыгышлары белән куандырсалар, 24 майда балалар һәм яшүсмерләр үзәге балалары сәхнә тотты. Республика, Бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә лауреат исемен яулаган коллективлар чыгышы тамашачыларга зур бүләк булды. Биредә үк төрле уеннар оештырылды, һәркемгә микрофон алдына чыгып үзенең талантын күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса