Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләргә урманнарга бару киңәш ителми

Чикләү янгын куркынычы югары булу сәбәпле кертелгән.

Татарстанлыларга урманнарга бару һәм аларның территорияләренә машиналарда керү тыела. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

Чикләүләр Әлмәт урманнарына да кагыла. Моннан тыш, күрше районнарның: Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск районнарының урманнарына да барып булмый.

Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Норлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыкларында булу тыела.

Өч атна дәвамында урманга йөрергә ярамый. Янгын куркынычының дүртенче һәм бишенче класслары аркасында мондый чикләү чаралары кертелде.

Таләпләрне үтәү процессын республика урман хуҗалыгы министрлыгы контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса