Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстан экоактивисты Путинга «Россия суы» акциясендә катнашырга тәкъдим итте

Бүген РФ Президенты Владимир Путинга «Чиста булачак» Татарстан яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашырга тәкъдим итте.

Россия Президенты Владимир Пунинның ил волонтерлары белән аралашуы Эколог көнендә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә онлайн-режимда узды. Татарстан онлайн аралашуга Казандагы «Түбән Заречье» пляжы территориясеннән кушылды.

«Без сезнең белән эколог көнендә очрашабыз, шуңа бәйле рәвештә тормышлары табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле булган бөтен ил гражданнарын котларга, профессионалларга һәм энтузиастларга, галимнәргә, милли парклар һәм тыюлыклар хезмәткәрләренә, министрлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Һәм, әлбәттә инде, безнең волонтерларга һәм активистларга, табигатьне саклаучыларга — энергияле, ихлас күңелдән үз эшенә бирелгән кешеләргә иң изге сүзләр әйтәсе килә. Сезнең экологик акцияләрдә катнашуыгыз, киң мәгърифәтчелек һәм фәнни эшчәнлек мөһим һәм хәзер дә алыштыргысыз», - диде Владимир Путин, экоактивистларга мөрәҗәгать итеп. 

Татарстанның яшь экологлары исеменнән Диләрә Сатикова чыгыш ясады. Ул республиканың «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте эшчәнлеге турында сөйләде. Бүген хәрәкәт 8 мең яшь кешене берләштерә. Экологлар көнендә экоактивистлар «Россия суы» акциясендә катнашты.

«Узган ел сулыкларны һәм ярларны чистарту чараларында 900 меңнән артык кеше катнашты, алар 24 мең километр яр буе линиясен чистарттылар.Владимир Владимирович, мин сезне «Россия суы» акциясендә катнашырга чакырыр идем! Бу экология мәсьәләләренә өстәмә игътибар җәлеп итәргә һәм илебездә Сулыкларны чистарту акциясенә битараф булмаган тагын да күбрәк гражданнарны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанам», — диде Диләрә Сатикова, Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп.

Дәүләт башлыгы Татарстан вәкиленә чакырулары өчен рәхмәт белдерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уникаль су объектларын саклау — РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» гы Указы кысаларында «Экология»милли проектының өстенлекле бурычларының берсе. 

ТР Экология министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин хәбәр иткәнчә, «Россия суы» экологик акциясе ел саен үткәрелә. Быел ул коронавирус пандемиясе белән көрәшү өчен кертелгән чикләүләр аркасында бер айга соңрак башланды. Волонтерлар социаль дистанцияне саклыйлар, битлек һәм перчаткаларда чүп-чар җыештыралар. Әмма экоактивистлар җитешсезлекләрне бетерергә һәм узган ел күрсәткечләренә ирешергә ниятли.

«Без июнь урталарында Глубокое күлендә, Голубое күлендә, Казан янындагы Комсомол күлендә, Яр Чаллының  Кама, шулай ук Түбән Кама һәм Әлмәттәдә  җыештыру  эшләре планлаштырыла», - дигән спикер.

«Россия суы» экологик акциясе РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, су ресурслары федераль агентлыгы белән берлектә, «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау»федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фото:Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса