Әлмәт таңнары

Тирә-юньдә матурлык - уртак хезмәт

14 октябрьдә кышкы чорга әзерлек алдыннан шәһәрне җыештыру буенча санитар җомга оештырылды. Әлмәтлеләр бу көнне бердәм булып әйләнә-тирәбезне чистартуга үз өлешен кертте.

Җомга иртәсе кояшлы, аяз, җылы булуы белән барча халыкны өмәгә чакырды. Бу көнне һәр тарафта гөрләшә-шаулаша яфрак, чүп-чар җыйган, калабыз урамнарына, ишегалларына икенче сулыш өргән шәһәрдәшләребезнең хезмәте Әлмәткә көзге бүләк булгандыр. Үзенең чисталыгы, төзеклеге, матурлыгы белән башкаларга үрнәк саналган һәм төрле бәйгеләрдә югары бәяләнгән нефтьчеләр башкаласы моңа лаек. Бүген тирә-юнь ялт итеп тора. Әлеге нәтиҗәгә ирешүдә санитар җомгада барлыгы 8 меңнән артык кеше катнашкан, аларның көче белән 68 берәмлек техника чүп түгелгән.
Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры А.Маликов сүзләренә караганда, шәһәргә керү юлларын, чишмәләрне һәм беркетелгән яшел зоналарны урта-махсус һәм югары уку йортлары студентлары чүп-чардан тазарткан һәм барлыгы 9 берәмлек техника чүп түгелгән. Аеруча медицина училищесы, Әлмәт дәүләт нефть институты, АГИМС, ТИСБИ студентлары аерылып торган.
Ишегалды территорияләрен чистартуга "ЖЭУ-10", "ЖЭУ-7", "Надежда" җәмгыятьләре аеруча җаваплы караган. Идарәче компанияләр тарафыннан хезмәт күрсәтелүче территорияләрдән 16 берәмлек техника чүп чыгарылган. Шәһәр предприятиеләрендә һәм учреждениелә- рендә эшләүче 7353 кеше катнашып, ТОСМСларга караган һәм беркетелгән биләмәләрне чистарткан. Аеруча 3 а (баш предприятиесе "АРСУ"), 4 ("Татнефтегазпереработка"), 6 ("Ямашнефть"), 9 б ("Әлмәтнефть"), 10 нчы ТОСМСлар ("СМП-Нефтегаз" ААҖ), мәгариф, мәктәпкәчә белем бирү, сәламәтлек саклау идарәләре санитар җомгада актив катнашкан.
Әлмәтебездә агач утырту да дәвам итә. 8 октябрьдә булып үткән "Урман утырту көне" республика акциясе кысаларында да калабызны яшелләндерү буенча зур эш башкарылган. 5 октябрьдән алып бездә якынча 6 меңләп агач "үсеп чыккан". Территорияләрне яшеллән- дерүдә 2720 кеше үз өлешен керткән. 2 нче (УК "ТМС-Групп"), 3 а ТОСМСлары ("АРСУ"), "ЖЭУ-10", "ЖЭУ-12", медицина училищесы, Әлмәт дәүләт нефть институты, мәгариф, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәләр коллективларының хезмәте югары бәяләнә. Авыл җирлекләре көче белән әлеге чорда 1600 ләп агач утыртылган.
Күрәсез, әлмәтлеләрнең уртак йортыбызны тәртиптә тотуга, аны тагы да ямьлерәк итүгә керткән хезмәте бары тик мактау сүзләренә генә лаек һәм республиканың башка калаларына үрнәк булып тора. Киләчәктә дә әлеге юлдан тайпылмыйча, изге гамәлләрдә актив катнашыйк!
Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты биргән мәгълүматлар буенча Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 января 2018 в 10:45
    Грипп йоктырудан саклан! Американың Мэриленд университеты галимнәре грипп кебек авруларның сулыш алудан да йогуын исбатлаган. Моңа кадәр ул һава-тамчы юлы белән йога дип фаразлана иде.
    15
    0
    0
  • 24 января 2018 в 10:03
    Элвин Грей фанатлары җырчыдан нигә баш тарта? Популяр җырчы Элвин Грейның фанатлары кимергә мөмкин. Сәбәбе- җырчының тату ясатуы. Баксаң, Радик Юльякшин тату ясау хакында күптәннән хыялланган булган икән. Тик тату ясый торган яхшы останы моңа кадәр очратмау сәбәпле, хыялын тормышка ашыра алмый йөргән. Һәм менә, ниһаять, Тайландта җырчы теләгенә ирешкән!
    21
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:49
    Әлмәт янында куркыныч табылдык Әлмәт районы территориясендә куркыныч табылдыкка тап булдылар.
    58
    0
    0
  • 24 января 2018 в 08:57
    Әлмәт балалары изге гамәл кылды [+ФОТОЛАР] 3 нче китапханә-филиал хезмәткәрләре "Шәмсенур" паркында акция үткәрде.
    30
    0
    0
  • 24 января 2018 в 08:34
    Россиянең һәр өченче кешесе генә балаларына ышанмый.Ни сәбәпле? Мондый нәтиҗәгә Дәүләт финанс тикшеренүләре агентлыгында килгәнннәр. Былтыр гына әле илнең 34% гражданы балаларына ышаныч белән караган булган.
    37
    0
    0
  • 23 января 2018 в 16:18
    Әлмәт ветераны альпинизм буенча ярышта I урын алды Якташыбыз альпинизм буенча Татарстанның ачык кубогында I урынны яулады.
    50
    0
    0
  • 23 января 2018 в 16:02
    Әлмәттә үзенчәлекле бәйге узды [+ФОТОЛАР] Юлда йөрү кагыйдәләрен белү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатын күздә тотып Әлмәттә Кыш Бабай призларына эстафета оештырылды.
    34
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:35
    Әлмәтнең яшь мөгаллимәләре ярыша «Ел тәрбиячесе – 2018» шәһәр бәйгесе кысаларында быел беренче тапкыр яшь мөгаллимнәр арасында «Педагогик дебют – 2018» бәйгесе булып узды.
    79
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:08
    Әлмәтнең яшь гаиләсендә икеләтә шатлык Гаиләдә беренче булып туган балага бирелүче пособиене алуга документлар тапшырган тәүге Әлмәт гаиләсе шушы көннәрдә дәүләт ярдәменнән файдаланды.
    80
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:05
    Өмет өзелде: Төркиядә Гөлсем ханым табып алып тәрбияләгән Россия егете Өмет вафат Төркиянең Анталья шәһәре хастаханәсендә «Пусть говорят» тапшыруы герое вафат булган. Ул милләте буенча рус кеше булган дип фаразлана. Төркиядә бу егетне «Өмет» дип йөрткәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
    165
    0
    1
  • 23 января 2018 в 14:19
    Биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән Малай хәзер Республика балалар клиник хастаханәсендә.
    90
    0
    0
  • 23 января 2018 в 13:56
    ВУЗ-2018: УКЫРГА КЕРҮНЕҢ ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘРЕ Арбаны кыштан ук әзерләргә кирәк, диләр бит. Шуңа 11нче сыйныфта укучылар кайсы университетка керүләрен бүгеннән уйлап кую яклы. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бернинди үзгәрешләр булмаячак, дисә дә, алдан белешеп куюың яхшырак. 2018 елда вузларга укырга керүдә нинди яңалыклар көтелә – бүген «Ялкын» шуның турында сөйли.
    97
    0
    0
  • 23 января 2018 в 13:38
    В Татарстане мама, спасая своих детей на пожаре выкинула их из окна В Татарстане мама, спасая своих детей на пожаре выкинула их из окна НОВОСТИ 22 января 2018, 13:51Короткая ссылка Полугодовалый малыш от полученных травм при падении скончался в больнице. 30-летняя девушка из Лениногорска потеряла сына из-за паники. Пожар на улице Спортивная, 2 произошёл 21 января в полночь, когда все спали. Испуганная Валентина Р., чтоб спасти своих детей, решила действовать опрометчиво. Девушка, открыв окно по очереди сбросила со второго этажа сначала своего двухгодовалого ребёнка, а за ним и полугодовалого.
    158
    0
    0
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки