Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

«Татнефть» Бөтенроссия акциясендә катнаша

«Татнефть» компаниясе «Яшел Яз» Бөтенроссия экологик акциясендә катнашачак. Ул 20 апрельдә башланып, 20 майга кадәр дәвам итә.

Хөкүмәтнеке булмаган экологик фондлар тарафыннан мондый экологик шимбә өмәләре былтырдан башлап оештырыла. Узган ел алар РФнең 80 төбәгеннән 1,2 млн нан артык кешене берләштергән. «Татнефть» тә бу акциядә бик теләп катнаша. Акция йомгаклары буенча компания һәм аның җиде подразделениесе «РФдә экологияне яхшыртуга аеруча зур өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүчеләр булдылар һәм почетлы призлар белән билгеләп үтелделәр.

Чара РФ территориясендәге барлык субъектларны шәһәрләрдә һәм торак пунктларда экологик хәлне яхшырту максатыннан аларны көнкүреш чүп-чарыннан арындыруга җәлеп итүне, шул ук вакытта үсеп килүче буынга экологик тәрбия нигезләрен төшендерүне күздә тота. Быелгы экологик өмәләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлләр һәм мемориаллар территорияләрен дә тәртипкә китерүгә булышлык итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса