Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанда янгын куркынычы сезоны 6 апрельдә ачыла

Татарстанда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек тәмамланды.

Ул 6 апрельдә ачылачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы. Сезонга әзерлек кысаларында 2020 елга «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде һәм расланды, II һәм III типтагы барлык урман янгыннары станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре хуҗалары белән күп кенә очрашулар үткәрелде.

Шулай ук юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында 1,5 мең кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта урманда янгын куркынычсызлыгын II типтагы урман янгыннары станциясе һәм ТР «Урман янгыннары үзәге» ДБУ каршындагы III типтагы 5 урман янгыннары станциясе тәэмин итә. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәмендә 2019 елда «Экология» милли проекты кысаларында Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 26 берәмлек урман янгыннары техникасы белән тулыланды. Быел төбәк проекты буенча 12 берәмлек урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары (АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086), 1 кече урман патруле комплексы УАЗ-390945, 2 берәмлек янгынга каршы югары басымлы җайланма) сатып алыначак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса