Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Син агач утырттыңмы?

Мәгълүм ки, һава чисталыгын тәэмин итүдә агачлар зур роль уйный. Белгечләрнең бер ишләре бер агач өч кешенең кислородка тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерә, ди.

Икенчеләре исә киресенчә, бер кеше ихтыяҗы өчен яфраклы дүрт агач булырга тиеш дигән фикердә. Шулай ук шәһәрдә агачлар җәйге челләдә һаваның 3-4 градуска түбәнлеген тәэмин итә. Атмосфераны төрле калдыклардан чистарту дәрәҗәсе 69-85 процент чамасы, ул әле тавыш дәрәҗәсен дә 10-12 Дб га киметә икән. Чыршы урманы елына 30 тоннага якын тузан "йотарга" сәләтле, ди белгечләр.

6 октябрьдә республикада "Урман утырту көне" акциясе узды. Билгеле булганча, Әлмәттә 35 яңа сквер өчен урын бүлеп бирелде. Шуларның унбишендә яшелләндерү башланды инде. Бу - киләсе елга билгеләп үтеләчәк шәһәрнең 60, Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауның 70 еллыклары уңаеннан гамәлгә ашырыла. Скверларны ныклап яшелләндерү һәм төзекләндерү 2013 елда планлаштырыла: агачларның, куакларның, чәчәкләрнең төрле токымнары утыртылачак, дип вәгъдә итә экология һәм табигатьтән файдалану департаменты.
Нефтьчеләр башкаласында "Үз агачыңны утырт" акциясе ТАССРның 90 еллыгы паркында башланып китте. Биредәге акциядә ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты. "Бу акциянең төп максаты - урманга битараф мөнәсәбәтне җиңү. Урман - иң кыйммәтле табигый байлыкларның берсе, шуңа күрә аның сакланышы өчен һәр кеше өлеш кертергә тиеш", - диде ул. ТАССРның 90 еллыгы паркына министр өч каен агачы утыртты. Бу көнне анда 60 төп каен һәм миләш "үсеп чыкты".
Журналистлар белән әңгәмәсендә Артем Сидоров министрлыкның гына бу акция барышында 2,5 меңгә якын агач утыртачагын, ә республика күләмендә 25 мең төпләп агач утырту планлаштырылуын әйтте. Төбәкнең бу өлкәдәге эшчәнлеген бәяләп, ул: "Әлмәт экологиягә мөнәсәбәте, парк зоналары үсеше буенча республикада алдынгылар сафында булды", - дип ассызыклады.
Әлмәт өчен яшелләндерү - өстенлекле юнәлеш. Елга ике тапкыр уздырылган "Урман утырту көннәре"ндә районда агачлар күпләп утыртыла. Тик аларның тернәкләнеп китү дәрәҗәсе 75-80 проценттан артмый. Шуңа күрә бүгенге көндә билгеләнгән таләпләр буенча шәһәрнең яшеллек белән тәэмин ителеше 47 процент кына тәшкил итә.
Муниципаль район башлыгы сүзләренчә, агач утырту өчен хәзер иң кулай вакыт. Шуны күз уңында тотып, муниципаль район Советы аппараты һәм башкарма комитет та "Урман утырту көне" акциясенә кушылды. Район җитәкчеләре ерак авылларның берсе - Новотроицкины яшелләндерүгә өлеш кертте. Җиңү паркында киләсе елга, иншалла, 170 каен яфрак ярачак.
Агач утырту әле бу атнада да дәвам итәчәк. Сүз уңаенда, 13 октябрьдә республиканың эре шәһәрләрендә "Атадан улга" дигән чара узачак. Бу көнне әти-әниләр яңа туган, туачак сабыйларына атап бала тудыру йортлары ишегалдында агач утырта ала. Әлмәтлеләрне акциягә перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе көтә. Теләүчеләр үсентеләр һәм кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк.
Ләйләгөл МИНАЕВА

Э.Хәсәнова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250