Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Шәһәр күленә аккошлар төшәрме

"Дәресләрдән соң мәктәп" программасы кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан быел гамәлгә куелган "Мәктәбебнең сәламәтлеге" проектында катнашучылар, атап әйткәндә, көньяк-көнчыгыш төбәгендәгеләре Әлмәткә җыелды. Максат - тәҗрибә уртаклашу.


Әлеге республика фәнни-гамәли проектына Әлмәттән ике мәгариф учреждениесе: балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге һәм 16 нчы урта мәктәп кушылган. Алар суның, туфракның һәм һаваның сыйфатын тикшерү лабораторияләре белән тәэмин ителгән. Проектта катнашучылар әйләнә-тирә мохитның торышын даими күзәтеп, өйрәнеп торырга тиеш. Төбәкләрдән җыелган мәгълүмат министрлыкка туплана һәм Татарстанның экологик картасына күчерелә. Күрсәткечләрнең нормага тәңгәллегенә карап, республика территориясе төсләр белән бүлгәләнә. Семинарда билгеле булганча, эре сәнәгать үзәге булган Әлмәт картада яшел төс белән билгеләнгән. Бу һава, су, туфрак чисталыгы норма кысаларында дигәнне аңлата. Дөрес, картада төбәк урыны белән куе һәм сыек яшел төсләргә буялган. Димәк, норматив күрсәткечләрне узу очраклары да теркәлә. Экологик карта барлыкка килүгә нигез булган күрсәткечләрнең ничек туплануын семинарда шәһәрнең 16 нчы урта мәктәбендәге "Аккош" экология төркеме аңлатты. Болар булачак экологлардыр, мөгаен. Әйләнә-тирә мохитны уку әсбапларыннан гына түгел, гамәлдә өйрәнә алар.
9 нчы сыйныф укучысы Камил Абзалов белән беренче генә очрашу түгел. Экология проблемалары күтәрелгән бер республика киңәшмәсендә тупыл яфракларына кунган тузан аша әйләнә-тирәнең пычрану дәрәҗәсен ачыклавы турында сөйләп шаккаттырган иде. Кул астындагы кирәк-яраклар белән башланган тикшерүен яңа лаборатория тикшеренүләре белән дәвам итүе турында бу юлы да искәртеп үтте ул. Мәктәп биләмәләрендә башланган тикшеренү эшен "Аккош" экология төркеме (экология лабораториясе җитәкчесе Евгения Баһаутдинова) шәһәрдә алып бара.
Яшь экологлар сүзләренчә, төбәкнең иң проблемалы урыны - Зәй елгасы һәм шәһәр күле. Алар ачыклаганча, соңгысының пычрануына эре сәнәгать үзәге булу түгел, ә кешеләрнең ваемсызлыгы сәбәпче. Күл буен машина юу урыны иткән, чүплек ясаган шәһәр халкын алар: "Әйләнә-тирә мохитка мондый караш дәвам итсә, чүп астында калачакбыз", - дип кисәтә. Экология төркеменең исеменә дә шул ваемсызлык сәбәп булган икән. Күл буен тикшереп йөргән укучыларга балыкчылар "бирегә аккошлар да төшә" дигән. Шул мизгелне күрергә йөргән укучылар күлгә ташланган ак полиэтилен капчыкка тап була. Ерактан ул нәкъ... Балыкчылар күргән аккош шулмы әллә?
Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе җитәкчесе Рамил Низамов әйтүенчә, укучылар белән бәйләнеш булырга тиеш: өлкәннәр районның "авырткан урыннарын" күрсәтә, ә яшь экологлар тикшерү-сынау уздыра.
Ләйләгөл Минаева

Л.Сабитова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250