Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

"Ул шешәләрне аннары кая куялар икән?"

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты мәгълүматларына караганда, 2016 елдан районда чүпне селектив җыюны кертү буенча эш башланып китте.

«Безнең ишегалдында ПЭТ-шешәләр җыю өчен контейнер урнаштырылган. Ул шешәләрне аннары кая куялар икән? Чыннан да аерым эшкәртәләрме, я булмаса башка калдыклар белән берлектә чүп түгү полигонына илтәләрме?» – шәһәрдәшебез шундый сорау белән редакциягә мөрәҗәгать итте.

Чүп мәсьәләсе – хәзерге заман экологиясенең төп бәлаләреннән берсе. Ел саен дөнья күләмендә атмосфераны һәм туфракны пычратучы, тереклек ияләренең һәлак булуына китерүче күпме әйбер түгелә! Нәрсәне генә алсаң да, ул мәңгелек түгел – кайчан да булса калдыкка әйләнә. Планетабыз зур бер чүплеккә әверелмәсен өчен калдыкларның бер өлеше кабат эшкәртелүгә озатыла да.

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты мәгълүматларына караганда, 2016 елдан районда чүпне селектив җыюны кертү буенча эш башланып китте. Ул тиешле шартлар булдыруны таләп итә: шәһәрнең барлык ишегалларында диярлек ПЭТ-шешәләр һәм макулатура җыю өчен контейнерлар, ә урамнарда өч секциядән торган чүп савытлары урнаштырыла. Ләкин, департамент белгечләре билгеләп үтүенчә, калдыкларны аерым җыюны кертү озакка сузылган процесс, ул селектив рәвештә җыелып, эшкәртүгә озатылучы калдыкларның акрынлап артуын күздә тота. Менә ни өчен каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю схемаларын уңышлы тормышка ашыруга халыкны җәлеп итү һәм кешеләрнең бу эштә катнашуы мөһим элемент булып тора.

«ВКонтакте» төркемендә әлмәтлеләрнең чүпне аерым җыюга мөнәсәбәтен ачыклау буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре сораштыруда катнашканнарның 43 проценты моңа каршы булуын күрсәтте. Алар фикеренчә, без болай да калдыкларны түгү өчен җитәрлек кадәр зур сумма түлибез, һәм чүпне сортларга аеру – ул махсуслаштырылган предприятиеләрнең эше. Респондентларның 27 проценты калдыкларны аерым утильләштерүгә каршы түгел, әмма алар яшәгән йорт ишегалдында моның өчен шартлар юк икән. Сораштыруда катнашканнарның биштән бер өлеше генә чүпне һәрвакыт аерым җыеп, билгеле бер контейнерларга чыгарып түгүләрен җиткерде. Ун процент исә өлешчә генә «кагыйдә буенча» эш итә: макулатура, пластик һәм башкаларны тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса