Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Санитар чистарту ункөнлеге игълан ителде

Татарстанда 8 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү буенча декада игълан ителде.

Бу хакта бүген ТР хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров хәбәр итте. Министр билгеләп үткәнчә, кышка керер алдыннан бакча-паркларны, скверларны, яшел зоналарны, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны, ишегалларын һәм башка территорияләрне тәртипкә китерү планлаштырыла. 18 октябрьдә республика күләмендә өмә үткәрү ниятләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса